Опубликованные материалы

”Рәхмәт сиңа, Әлифбам! ”Рәхмәт сиңа, татар телем!

23-04-2024

Эндже Габдулатзяновна Мустафина

 методист, МУ "Управление образования"

”Рәхмәт сиңа, Әлифбам!
”Рәхмәт сиңа, татар телем!


Кеше гомере...Беренче дөньяга аваз салу, беренче адымнар, беренче класс, беренче укытучы, беренче дәрес, беренче китап... Һәркемнең тормышында шундый “беренчеләр” күпме була икән?! Еллар узган саен,кеше үзенең үткән елларын барлый, балачагын сагына. Һәр үткән көне, һәрбер хатирәсе аерым кешеләр, аерым вакыйгалар белән бәйле. Дөньяга килүемә сөенүче, беренче авазларымны зарыгып көтүче, аяк атларга өйрәтүче, назлап-кадерләп үстерүче, укырга-язарга өйрәтүче кешем-әнием минем.
Балачагым китап-дәфтәрләр арасында үтте дисәм дә ялгыш булмас. Юк, алай гына түгел , әни карынында чакта ук үз телемдә ярату сүзләре, матур көйләр ишеткәнмендер мин. Ә дөньяга килгәч, әнием бишек җырлары көйләп, әкиятләр сөйләп йоклаткандыр. Шуңадыр, мин башка балалар кебек уенчыкларга түгел, ә матур китапларга кызыга идем. Күп иде минем матур, рәсемле, төсле китапларым. Тик китап киштәсендәге зәңгәр тышлы китапны , никтер күбрәк ярата идем мин. Ак алъяпкыч кигән, кулына чәчәкләр тоткан кыз рәсеме төшкән бу китаптан мин, укый-яза белгәнче үк, күп сүзләрне әйтергә өйрәндем. Ә апайларыма ияреп хәрефләрне кабатлап баруым, һәр көн китаптан укырга өйрәтүләрен сорап аптыратуларым әле дә хәтердә. Беренче сыйныфка укырга кергәч, беренче укытучым- бу китап белән безне аерым хөрмәт, ярату белән таныштырды. “Балалар, бу белемгә юл ачучы тәүге дәреслегебез-Әлифба китабы. Без аның белән белем дигән олы дөньяга аяк атларбыз. Әлифба китабы сезне укырга, язарга гына түгел, дус-тату, әдәпле булырга да өйрәтер”,-диде.Укытучымның шушы сүзләреннән соң , бу таныш китабым тагы да серле, кадерле булып тоелды миңа. Китапның һәркөн бер битен ачкан саен, безнең кызыксынуыбыз арта гына барды. Матур рәсемнәрен карап, авазлардан иҗекләр ясап,без укырга язарга өйрәндек. Шушы китап аша укытучыбыз безне укырга-язарга гына өйрәтмәгән,ә күңелләребезгә матурлык орлыклары да салган икән. Әдәпле, тәртипле булырга, тырышып укырга, дус-тату яшәргә,олыларны, әти-әнине хөрмәт итәргә-менә нинди орлыклар булган алар. Шушы орлыклардан без- матур чәчәкләр үсүен теләгән ул. Чәчәкләр кебек матурлык чәчүебезгә ышанган.Китабыбызның битләре күбрәк укылган саен, яхшылык һәм начарлык, матурлык һәм гамьсезлек дигән сүзләрнең мәгънәсенә төшендек. Укырга-язарга өйрәткән беренче китабым әле дә саклана. Бүгенге көндә ирешкән уңышларымның башы син- укытучым! Син миндә матур әдәбиятка, үз һөнәренгә кызыксындыру уяттың.Ә күбрәк китап укыган саен, минем сөйләмем үсте, дөньяга карашым үзгәрде. Начарлыкны күреп гыйбрәт алдым, яхшы кешеләргә охшарга тырыштым. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай: ” Дөньяга беренче күзе ачылган урын-Кырлай” дип санаган кебек мине белем иленә алып кергән тәүге китабым- Әлифба һәм беренче укытучым дияр идем мин.
Кулыма кабат китабымны кулыма алам. Шактый таушалган китабымның битләрен ачам, рәсемнәрен сыйпыйм. Һәрбер хәрефе мине укырга гына түгел,тормышка өйрәткән. Бер мизгелгә балачагыма кайткандай булдым. Янәшәмә әнием һәм беренче укытучым килеп басты. Икесе дә сөенеп иңнәремнән кочты,чәчләремнән сыйпады,ә үзләре,кулымдагы Әлифба китабыма карап серле генә елмаялар. Минем нәрсә әйтергә теләгәнемне белә бугай алар. Сабый баладай аларга ныграк сыенам һәм күңелемнән берүк сүзләрне кабатлыйм:”Рәхмәт сиңа, Әлифбам! Рәхмәт сиңа, тормыш бүләк итүчем-әнием һәм беренче укытучым!”



Поиск